«Бөтендөнья сыйфат атналыгы» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләренең куллану белемен арттыру буенча эш дәвам итә.
10 ноябрьдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар уздырылды.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 елның 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.
Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүмат белән басма продукция таратылды.