«Тургай» кибетендә семинар үткәрелде

2022 елның 11 ноябре, җомга

2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районы Борбаш авылында урнашкан «Тургай» сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырды.

Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм сәүдә кагыйдәләре таләпләренә аңлатмалар бирелде. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге чараны уздыру барышында сәүдә челтәренә җибәрелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты мәсьәләләре тикшерелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе, аларны сату режимы турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International