2022 елның 10 ноябрендә Арча муниципаль районының Иске Ашыт Ташкичү авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча очрашу уздырды.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару, алкогольле продукцияне сату, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары каралды.
Чарада катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да әйтелде.
Чара ахырында һәркемгә мәгълүмат тупланган брошюралар һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы таратылды.