Укучыларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре белән таныштырдылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 10 ноябрендә Арча районы Иске Ашыт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү турында сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгърифәтчелек хокукын гарантияли.

Мәгълүмати-агарту чарасының максаты - укучыларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, шул исәптән аны куллануның практик аспектлары белән таныштыру. Тематик дәрестә азык-төлек товарлары, техник яктан катлаулы товарлар, сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләрен, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучыларның хокукларын яклау, финанс хезмәтләре, күчмә элемтә хезмәтләре, товарлар сатуның дистанцион ысулы һ.б. мәсьәләләрне тикшерделәр. Чарада яшь аудитория мәнфәгатьләрен исәпкә алып әзерләнгән укыту материаллары (белешмәлекләр һәм мәгълүмат брошюралары) кулланылды.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде.

Чара ахырында викторина уздырылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы логотибы төшерелгән сувенирлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International