Сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстан Республикасы җитештерү продукциясен алга сөрү максатында, алкогольле продукцияне сатучы кайбер кибетләрдә күргәзмә-дегустацияләр оештырылды.
Әйтик, Лениногорск шәһәренең «Тандер» АҖ, Урыссу шәһәр тибындагы бистәдә «Магнит» кибетләрендә «Татспиртпром» АҖ вәкилләре тарафыннан кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән продукция яңалыклары белән таныштыру, кулланучыларның республика продукциясенә кызыксынуларын арттыру максатыннан алкогольле продукциягә күргәзмә-дегустация оештырылды. Оештыручылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре, бәясе турында тулы мәгълүмат бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының Бөгелмә һәм Ютазы районнарындагы хезмәткәрләре Гөлнара Гапдрахманова һәм Наталья Платонова, Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрендә эконом-класслы сыра һәм аракы ассортиментын мониторинглау барышында, шулай ук кулланучылар дегустациясен үткәрүдә катнаштылар. Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылды.