Сыйфат атнасына багышланган күп кенә чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Мурзина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина белән тыгыз хезмәттәшлектә уздырылды.
Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасында актив катнашкан өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды; базарда, «Находка», «Пятерочка» кибетләрендә түгәрәк өстәлләр оештырылды; КФҮтә кизү тордылар.
Чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нормаларын аңлаттылар, кулланучы һәм сатучы арасында товарлар сатуда барлыкка килә торган төрле хәлләр турында фикер алыштылар. Һәр кулланучы мәгълүматка, товар куркынычсызлыгына, аңлы сайлау, зыянны каплау, кулланучылар белеменә хокуклы. Әлеге очрашулар кулланучылар хокукларын яклау, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләрендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга китерә.