Азнакай һәм Бөгелмә КФҮләрендә кизү торулар үткәрү турында

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Үткәрелә торган сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина, шулай ук Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге белгече Ләйсән Марданова Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 24 нче йорт адресы буенча КФҮ ДБУ филиалында кизү торды.

Элегрәк Бөгелмә районы буенча территориаль органның әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Хәсәнова белән берлектә КФҮ ДБУ филиалында: Бөгелмә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23 йорт адресы буенча очрашу оештырган иде. Гражданнар өчен лекция үткәрделәр, кулланучылар белемен арттыру буенча буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International