Европа сыйфат атналыгы кысаларында Алабуга районында предприятие хезмәткәрләре һәм сатып алучылар өчен федераль дәрәҗәдәге челтәр кибетләрендә профилактик чаралар – консультация өстәлләре үткәрелде.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре каралды, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре, шартнамә буенча товарлар сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр әзерләү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма билгесе һәм товарлар турында татар һәм рус телләрендәге мәгълүматның булуы, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.
Кулланучылар белемен арттыру өчен барлык катнашучыларга да кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.