Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәре КФҮдә һәм «DNS» кибетендә консультация өстәлләре оештырдылар. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. Мәсәлән, «DNS» кибетендә гражданнарга техник яктан катлаулы товарлар сату кагыйдәләрен аңлаттылар.
Әлеге чаралар сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр алуны белемле сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.