Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Чистай муниципаль районы күп функцияле үзәктә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Быел чаралар «Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза. Бәйрәм төрле өлкәләрдә товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатын күздә тота. Атна дәвамында тематик конференцияләр, семинарлар, форумнар оештырыла. Белгечләр белән очрашуларның төп темасы билгеле бер төбәктә һәм бөтен дөньяда сыйфат дәрәҗәсе мәсьәләсе булды.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар кысаларында гражданнарның сорауларын карадылар, кулланучыларга сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне дөрес сайлап алу өчен киңәшләр бирелде.
Шундый ук чара кулланучылар өчен «Конфискат» кибетендә дә булды.