Бөтендөнья сыйфат көнен бәйрәм иткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең шәхси эшмәкәре Резидә Фәрхетдинованың кечкенә генә пекарнясында булдылар. Ул Лениногорск муниципаль районы халкы өчен 2012 елдан бирле икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча эшчәнлеген алып бара. Үз эшчәнлегенең башында пекарняда нибары өч төрдәге икмәк пешерелгән. Аннары икмәк ассортименты 27 исемгә кадәр арта.
Хәзерге вакытта биредә көненә уртача 1000 берәмлек әзер продукт пешерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җитештерүче составы, яраклылык вакыты турында барлык кирәкле мәгълүматны мәгълүмат битенә урнаштыра. Продукцияне икмәк пешерү кибетендә саталар. Шәһәр халкы арасында продукциягә ихтыяҗ зур. Резидә Фәрхетдинова сүзләренчә:
- Без сан артыннан кумыйбыз, безнең өчен продукциянең сыйфаты һәм сатып алучыларның рәхмәте мөһим. Әгәр әйбер ошамаса, аны сатып алмаячаклар, ә конкуренция һәр кулланучы өчен барганда, аны югалтасы килми.
Без кибеттә сатып алучылар арасында сатыла торган икмәк продукциясенә анкета үткәрдек. Түбәндәге нәтиҗәләрне ачыкладык:
- сатып алучыларның 10% якындагы авыллардан килгән;
- респондентларның 44% ы икмәк сайлаганда «мичтән» яңа икмәк сатып алуны өстен күрә, дип җавап бирде;
- якынча 27% тышкы кыяфәткә игътибар итә;
- 19% яраклылык вакытына карый;
- 3 % җитештерүчене сайлый;
- респондентларның 7% ы ипинең составына, бәясенә һәм башка үзенчәлекләренә карый.