Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау районы журналистлары белән бергә «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбендә» күчмә чара үткәрде.
Чара барышында укучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын куллану буенча күнекмәләр алдылар, кулланучылар культурасы үзенчәлекләре турында белделәр. Көн саен, сатып алганда яки хезмәтләр алганда, без барыбыз да кулланучылар булабыз. Укучыларга танышу өчен, сатучыга (башкаручыга) дәгъва белдерүне ничек рәсмиләштерергә, дөрес туклану нигезләре, туристлык һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар, банк хезмәтләре сату буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Гражданнарның хокукый аңлылыгы – җитештерүче үз өстенә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуның нәтиҗәле механизмы.
Әгәр җәмгыятьнең күпчелеге үз хокукларын мәктәп эскәмиясеннән белеп, аларны яклаудан курыкмаса, җитештерүченең сыйфат товарын базарга китерүдән тыш, сайлау мөмкинлеге калмаячак.
Кулланучылар белеменең нигезләрен үзләштереп, аларны практикада кулланган кеше үзен генә түгел, ә башка күп кенә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен дә яклаучы булачак.