Хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар үткәрелде

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар уздырды.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, шулай ук халыкның социаль якланмаган категориясе өчен ташламалар бирүгә һәм акцияләр уздыруга, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 статьясына аерым игътибар бирелде, анда сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучы башкаручыга күрсәтә ала торган хокуклар исемлеге күрсәтелгән.

Очрашу барышында хуҗалык итүче субъектлар үз сорауларына җаваплар алдылар. Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International