Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия Минһаҗиева «Кайбыч муниципаль районы Ульянковск төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Кулланучылар хокукларын тәэмин итүнең актуаль темалары буенча семинар-укулар үткәрде. Чарада укучылар гына түгел, мәктәп укытучылары да катнашты. Мондый чараларның максаты - балаларны кулланучының төп күнекмәләренә өйрәтү. Кулланучыларның нинди хокуклары бар: куркынычсызлыкка хокукы, сыйфатка хокукы, мәгълүмат алуга хокукы, зыянны түләтү хокукы, суд яклавы турында сөйләделәр. Товарда нинди мәгълүмат булырга тиешлеге, яраклылык сроклары, товарларны кире кайтару һәм алмашу тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара күрсәтмә мәгълүмати материал өләшү белән үрелеп барды.