Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатында, мөрәҗәгать итүчеләрне консультаөияләүгә юнәлдерелгән күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.
Әлеге чараның төп максаты - кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре гражданнарга куллану законнары нигезләрен, дәгъва бирү тәртибен һәм аларны карау срокларын, сыйфатсыз товар өчен акча кайтару тәртибен аңлаттылар. Шулай ук чара барышында килүчеләр сораулары буенча консультацияләр бирелде.
Чара барышында гражданнарга товарларның куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм файдалы булуы, шулай ук акыллы куллану принципларын яхшырак аңлауга киңәшләр бирелде. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар урнаштырылган иде һәм территориаль орган визиткалары таратылды.