2022 елның 06 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сорауларга, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы чыкканнан соң да товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар турында җаваплар ала алдылар.
Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елың 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чараны уздыру вакытында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар таратылды.