2022 елның 06 декабрендә, кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара районының Туембаш авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булдылар. Сәүдә объектларында сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» турында РФ Законының һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карарының төп моментларын аңлатып укулар уздырылды.