2022 елның 07 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Пелевка авыл җирлеге халкы белән очрашу уздырды.
Сатып алучыга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында сөйләделәр.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-сату шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар уздырды.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.