Нурлатта кулланучылар хокукларын яклау механизмнары турында фикер алыштылар

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сатдарова А. Р., Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре ВКС режимында Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча Координация советы утырышында катнаштылар.

Утырыштан соң ведомстволар вәкилләре халык өчен чараларны уздыруга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Аннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен семинар-укулар уздырды. Семинар-уку барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International