«Асылбикә» сәүдә-күңел ачу комплексында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барылды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү кысаларында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү, хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемен һәм социаль җаваплылыгын арттыру, сатыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм иминлеген арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә кизү торды.

Белгеч Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, мәгълүмати материаллар таратты, консультация бирде һәм мәгълүмати-аңлату эшләре алып барды.

Гражданнар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре җиткерелде, бәхәсле хәлләрне чишү юллары, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормаларын дөрес аңлату проблемалары, эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы физик һәм юридик затлар өчен кулланучылар хокукларын бозуның нәтиҗәләре каралды, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм сәүдә культурасы турында сөйләде.

Практика күрсәткәнчә, мондый эш эшкуарлык җәмәгатьчелегенең хокукый белемен генә түгел, гражданнарның кулланучылар базарында дөрес тәртип күнекмәләрен, кулланучылар культурасын арттыруга да ярдәм итә.

Чара барышында барлык теләүчеләргә гражданнарның куллану хокуклары өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр буенча күрсәтмә материаллар-буклетлар һәм брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International