Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре актуаль булып кала

2022 елның 9 декабре, җомга

Барлык кешеләр дә кайчанда булса кибеткә кереп әйберләр ала яки поликлиникага табибка бара. Ләкин ике очракта да алар кулланучылар һәм шул ук вакытта сатып алынган товарның яки хезмәтнең сыйфаты канәгатьләндерелмәгәндә,  кайбер хокукларга ия икәнлекләрен уйламыйлар.

Кызганычка каршы, кулланучылар хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очраклар да була. Шуңа күрә һәркемгә кулланучылар хокукы нигезләрен белергә кирәк. Кешеләрнең, кулланучылар буларак, билгеле бер хокукларга ия булуларын аңлау аларга ышаныч бирә, куркынычсызлык хисе уята. Шул максаттан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең базарларына һәм сәүдә үзәкләренә даими йөрергә тырышалар. Кулланучылар һәм эшмәкәрләр өчен чираттагы чара «Арзан» сәүдә үзәгендә узды. Әлеге очрашу инвалидлар декадасына багышланган иде, шуңа күрә белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга аерым игътибар бирделәр. Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яклау мәсьәләләре актуаль булып кала бирә, нәкъ менә шуңа күрә чараны уздыру барышында белгечләр гражданнарның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлатты, шулай ук сатучы һәм товар турында мәгълүмат булу зарурлыгы турында хәбәр итте. Әлбәттә, кулланучылар хокукларын яклау темасына яңа буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышын таратудан башка булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International