Кулланучы үз хокуклары бозылмасын өчен нәрсәләрне белергә тиеш соң?

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Кулланучы гражданинга үз хокуклары бозылмасын өчен нәрсәләрне белергә кирәк соң? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Каманың «Милосердие» үзәгендә аңлатмалар бирде. Законның төп нигезләмәләрен белергә, аны гамәлдә куллана белергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклауны көйләүче хокукый актларны белү төрле яшьтәге барлык гражданнарга да кирәк. Белгечләр реаль тормыш мисалларында кулланучылар хокукларын бозу очракларын карадылар, үз хокукларын ничек якларга һәм хокук бозучыларны ничек җәзага тартырга кирәклеген сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар белгечләр чыгышын  һәрвакыт кызыксынып тыңлыйлар һәм үзләре өчен аңлашылмаган яки бәхәсле булып калган сорауларны бирәләр, ә белгечләрнең бурычы – кешеләргә теге яки бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлату.

Барлык катнашучылар да безнең мәгълүмати хокукый басмаларны алдылар, алар һәрвакыт кулда булырга тиеш һәм кешеләргә бик кирәк.

Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - инде бозылган хокукларны яклау түгел, ә аларны кисәтү һәм профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International