Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция үткәрделәр.
Чара барышында өлкәннәргә һәм инвалидларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлек турында мәгълүмат җиткерелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре аңлатылды.
Чара ахырында, мөстәкыйль өйрәнү өчен, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылды.