Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә социаль хезмәт алучылар белән түгәрәк өстәл үткәрде.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру механизмы аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан килгән мөрәҗәгатьләр мисалында кулланучы гамәлләре алгоритмы җиткерелде.
Утырышта катнашучылардан, нигездә, сыйфатлы товарларны алыштыру һәм дистанцион сәүдәгә кагылышлы күпсанлы сораулар килде. Барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде.
Сорау-җавап рәвешендә викторина үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы белән кечкенә кызыксындыру бүләкләре таратылды.
Түгәрәк өстәл ахырында кулланучылар өчен буклетлар, «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы таратылды.
Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә оештырылган очрашу һәм тиешле мәгълүмат бирүләре өчен рәхмәт белдерделәр.