Ел саен декабрь аенда бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. БМО Генераль ассамблеясе үзенең 47/3 резолюциясе белән 3 декабрьне – Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышның барлык өлкәләрендә хокукларын үстерү, шулай ук җәмгыятьнең тулаем алганда инвалидларның проблемаларына һәм ихтыяҗларына зур игътибар юнәлтү - цивилизацияле җәмгыятьнең максаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы да бу категория гражданнарны игътибарсыз калдырмый. Лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар үткәрелде. Ел саен үз хокукларын яклау өчен эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә аерым ярдәм, аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кулланучылар да мөрәҗәгать итә. Ункөнлек кысаларында, нәкъ менә шундый кулланучыларның берсе Сафина Маһизура Миңнебаева янына, игътибар билгесе күрсәтеп, өйләренә барып кайттылар. Махизура апа берничә тапкыр кулланучы буларак аның хокукларын яклау үтенече белән мөрәҗәгать иткән булган. Сәламәтлек торышы буенча аңа медицина аппаратлары алырга туры килә, кызганычка каршы, алар һәрвакытта да сыйфатлы булып чыкмый.
- Белгечләргә мөрәҗәгать итеп, мин һәрчак профессиональ консультация, тиз һәм сыйфатлы хезмәт алдым, күп тапкырлар минем соравым дәгъва хаты стадиясендә хәл ителде, бүлек белгечләре тарафыннан дөрес төзелгән дәгъва һәм минем мәсьәләм уңай хәл ителде. Мин барлык коллективка рәхмәтле, гаиләләрегездә тынычлык булсын, эшегездә профессиональ уңышлар телимн, - диде Махизура апа очрашуда.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мондый очрашулар бик мөһим, чөнки тере аралашу – җан өчен дәва.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы барлык кешеләргә сәламәтлек, оптимизм, ышаныч тели. Безнең белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.