Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә очрашу узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә уздырды. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның куллану белемен арттыру. Килүчеләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый иде. Килгән сорауларга катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнары нигезендә җаваплар алдылар.

Әңгәмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары булган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International