Менделеевск муниципаль районында Игелек аренасы

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Халыкара инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге датага багышланган чаралар үткәрәләр.

Яр Чаллы территориаль органы белгече Эльмира Досманова Менделеевск муниципаль районының «Игелек аренасы» инвалид балаларга ярдәм фонды директоры Рөстәм Минигареев белән бергә 10 яшьлек Лия Никоновага бардылар. Бу көчле кызда энергия һәм позитивлык шулкадәр күп: ул өйдә укый, әнисе Татьяна Михайловна белән бергә рәсем ясыйлар, һөнәрчелек эшләнмәләре ясыйлар һәм чигәләр.

Киләчәктә Лия матур киемнәр тегәргә хыяллана. Хәзер ул Алабугадагы махсуслаштырылган үзәктә реабилитация уза, өенә ял көннәрендә генә кайта.

- Игелекле кешеләр безгә килделәр, без сезнең игелекле эшләрегезне онытмаячакбыз, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Татьяна Михайловна.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Лия һәм аның тату гаиләсенә сәламәтлек, шатлык һәм иң изге теләкләр тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International