Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Герат» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезләре һәм кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм кулланучылар белән кизү оештырылды. Кулланучыларның дәгъваларын, аларны канәгатьләндерү срокларын карау белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук кулланучылар белән конфликтлы хәлләрнең конкрет мисаллары каралды. Кизү торуда катнашучыларга проблемалы ситуацияләрне судка кадәр тәртиптә хәл итү вариантлары һәм юллары тәкъдим ителде. Шулай ук чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларның аерым нигезләмәләре каралды.
Күчмә чара барышында товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр, финанс хезмәтләре, элемтә хезмәтләре алганда кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасында таратылды.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе кысаларында кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемен арттыру максатында үткәрелде.