Яңа ел алды ярминкәләрендә якыннар өчен бүләкләр һәм сувенирлар, тәмле ризыклар сатып алырга, шул ук вакытта файдалы мастер-классларда катнашырга мөмкин. Кыскасы, чынлап та бәйрәмнең әкияти атмосферасына төренергә мөмкин.
Әтнә муниципаль районы үзәгендә Яңа ел алды ярминкәсе узды, анда район халкы ит, казылык һәм сөт продукциясе, зур ассортиментта туңдырылган балык, пешерү өчен казлар һәм үрдәкләр, төрле консистенцияле бал, җиләк-җимеш, чикләвек, кипкән дару үләннәре сатып ала алды. Шулай ук ярминкәдә салкын кыш өчен җылы әйберләр табарга мөмкин иде – киез итекләр, шәлләр, бәйләнгән яулыклар, баш киемнәре, бияләйләр, свитерлар, жилетлар.
Ярминкә барышында килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр, шулай ук сәүдә кагыйдәләренә кыскача аңлатмалар бирелде, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының элемтә номерлары белән визит карточкалары таратылды.