2023 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Юмарт» кибете сатучылары өчен укыту семинары уздырды.
Яраклылык срокларын һәм тиз бозыла торган азык-төлек продуктларын саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр уздырганда хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.