Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә кулланучыдан сорау килде:
- Минем аягым җәрәхәтләнде, һәм мин үземә тез буыннары өчен бандаж алырга булдым. Ортопедик салонда миңа аны зурлыгы буенча (ул вакытта миңа тоелганча) сайлап бирделәр, даруханәдә аны киеп, мин салон залы буйлап уздым. Тик куллану процессында аның минем өчен барыбер зур икәнлеге ачыкланды. Сатучы исә бандажны кире кайтарып яки алмаштырып булмый торган товарлар исемлегенә керә, диде. Бу дөресме?
Бандажлар төрле типта һәм төрле структурада булырга мөмкин – аларның максатлары да төрле. Еш кына бандажны табиб киңәше буенча (ялкынсыну процесслары, җәрәхәтләр, операцияләр булганда); актив спорт һәм бию дәресләреннән соң җәрәхәтләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен; тездәге авырлык белән бәйле эш вакытында җәрәхәтләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен сайлыйлар. Күпчелек ортопедик әйберләрне алмашу һәм кире кайтару мөмкин түгел, чөнки алар медицина кирәк-яракларына карый.
- Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, текстиль һәм башка материаллардан санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз гигиенасы чаралары, күзлек, балаларны карау буенча предметлар), дару препаратлары (РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары редакциясендә) кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый, - дип аңлатты Түбән Кама территориаль органы белгечләре.
Әгәр кулланучы үзенең хокуклары бозылган дип санаса, ул сату-алу килешүен өзү һәм акчаны кире кайтару турында дәгъва бирергә хокуклы. Кулланучы таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, ул судка сату-алу килешүен өзү, акча түләтү, неустойка, мораль зыянны компенсацияләү һәм кулланучы таләпләрен үтәмәгән өчен штраф турында дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.