2023 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектларында эшләүчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен Кукмара районының Оштырма-Юмь авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы объектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуына төп басым ясалды.