2023 елның 12 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылыәлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Халык сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр кую, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностикалау сроклары турында кызыксындырган сораулар бирде. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында сөйләделәр, анда дәгъваларның үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.
Халыкка «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тупланган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле брошюралар һәм буклетлар таратылды.