Саба районы Шыкшы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланган гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Чарада әлеге авыл җирлеге территориясендә яшәүче сораулар бирергә теләк белдергән гражданнар, шулай ук кызыксынган затлар катнашты. Күчмә кабул итүләрнең төп максаты булып гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм әлеге конкрет территориядә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау тора.

Республика продукциясен сату күләмнәрен арттыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сәүдә-сервис челтәрләрендә продукцияне сату өлкәсендә еш очрый торган хокук бозулар тикшерелде.

Әлеге авыл җирлеге территориясендә кулланучыларга кадәр кирәкле мәгълүматны дөрес һәм уңайлы итеп бирү мәсьәләләре буенча 3 эре кибет сатучыларына консультация үткәрелде.

Чаралар кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат булган буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International