Арча районының Иске Чүриле авыл китапханәсендә «Кулланучылар хокуклары» дигән темага күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау буенча китаплар рәвешендәге мәгълүмат, кулланучыга теге яки бу очракта ничек эшләргә кирәклеге турында гамәли киңәшләр белән брошюралар, дәгъва гаризалары үрнәкләрендәге җыентыкларга күзәтү ясалды. Тәкъдим ителгән мәгълүмат үз хокукларын белгән һәм аларны яклый белүче грамоталы кулланучылар булырга ярдәм итәчәк. Укучылар әлеге мәгълүмат белән генә танышып калмыйча, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллинага бирә алдылар.