«Канцлер» кибетендә укыту семинары уздырылды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Канцлер» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау законнарын аңлату буенча семинар-уку оештырылды.

Кибет кулланучылар базарында үз эшчәнлеген өч елдан артык башкара һәм яхшы абруй казанырга өлгергән. Сәүдә объекты ассортиментында ике меңнән артык исемдәге канцелярия товарлары бар.

Уку вакытында сатучыга сыйфатлы товарларны алыштыру тәртибе, дәгъва белдерү сроклары, товарның сыйфатына таләпләр, сатучы һәм сатыла торган товарлар турында мәгълүмат бирү тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару срокларын карадылар.

Чара ахырында хуҗалык итүче субъект кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International