Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында комплекслы чара уздырды.
Бүлек хезмәткәрләре «Магнит», «Пятерочка» федераль челтәрләренең ике кибетендә, шулай ук Тукай районының челтәр һәм челтәрле булмаган кибетләрендә 24 позициядән торган беренче кирәкле азык-төлек продуктларына бәяләрне мониторингладылар, шулай ук ваклап сату челтәрләрендә сыра тәкъдим ителүенә мониторинг үткәрделәр.
Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын бозуга бәйле конкрет ситуацияләрне һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантларын карадылар. Кибеткә килүчеләр консультацияләр сорап белгечләргә мөрәҗәгать итә һәм үз сорауларын бирә алды. Һәр катнашучыга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды: «Кулланучылар хокукларын яклау системасы формалашу тарихы», «Аяк киеме сатып алучы өчен белешмәлек», «Банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның гамәлләреннән ничек сакланырга» һәм башкалар. Шулай ук «кайнар линия» телефоны эше турында да искәрттеләр: 71-43-03.