Базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгәннән бирле, кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль социаль-икътисади проблемаларның берсе. Кулланучылар хокукларын күп санлы бозуларның төп сәбәпләре - кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белеме түбән булуда. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Татар Сарсазы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча очрашу уздырды һәм гражданнарны үз вәкаләтләре чикләрендә кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләү максатында кабул итте.
Чара башында территориаль орган башлыгы катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Әйтик, куелган тәрәзәләрдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокукларын аңлаттылар, сатучы гарантияле ремонт вакытында алмашка товар бирмәгән ситуацияне карадылар, шулай ук билгеләнгән вакытта алдан түләнгән мебельне китермәгән очрак буенча кулланучыга киңәшләр бирделәр. Гражданнарны кабул итү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
Семинар - уку вакытында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән законнардагы үзгәрешләрне карадылар. Мәсәлән, 05.12.2022 елның 478-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 7 статьясына түбәндәге эчтәлекле 4.1 пункты өстәлде: «товар, шул исәптән административ яки җинаять җаваплылыгы каралган мәгълүматны үз эченә алган чит ил товарын сату рөхсәт ителми».