Алексеевск КФҮ мәйданчыгында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә Алексеевск КФҮ мәйданчыгында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле үткәрделәр.

Чараның төп максаты - мәгълүмат бирү аша халыкның белемен арттыру.

Барлык мөрәҗәгать иткән гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында гражданнар кредитка алынган товарны кире кайтару, хезмәт күрсәтү срокларын бозу, сыйфатлы товарны алыштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Кулланучыларны тарату материалы белән таныштырдылар.

Кулланучылар мөнәсәбәтләренең актуаль темаларына багышланган мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International