Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау сораулары буенча консультация бирелде

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә КФҮдә консультация өстәле оештырды.

Гражданнарга кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.

Үзәккә килүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, шул исәптән товарларны Интернет-кибетләр аша сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны агарту эшләре  кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзен ышанычлы тоярга, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр күрсәтүгә җентекләп һәм игътибарлырак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен куллануга этәрә.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематик брошюралар, белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International