Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре гражданнарга куллану законнары нигезләрен, дәгъва бирү тәртибен һәм аларны карау срокларын, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару юлларын аңлаттылар. Шулай ук чара барышында әңгәмә вакытында барлыкка килгән сораулар буенча консультацияләр бирелде.
Чара барышында гражданнарны товарларның куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм файдалы булуы, шулай ук аңлы куллану принципларын яхшырак аңлау юнәлешенә юнәлттеләр. Кулланучылар өчен үтемле урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематик буклетлар урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.