Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай Высел урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУндә 8 класс укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Укучылар белән аңлату эшләре куллану грамоталылыгын арттыруга һәм кулланучылар тарафыннан үз хокукларын яклау системасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының оешу тарихы, республика территориясендә кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләрен, шулай ук 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүгә бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга үзгәрешләр каралды. Укучылар үтенече буенча ваклап сату-алу килешүе буенча товарны дистанцион рәвештә сатканда товар сату кагыйдәләрен карауга җентекләп тукталдылар. Моннан тыш, «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нигезләмәләрен карадылар. Укучыларга ел саен республика дәрәҗәсендә уза торган кулланучылар хокукларын яклау буенча оештырыла торган Олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.
Чара дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.