Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Электр теш щеткасын сатып алдым. Ләкин өйдә теш щеткасының эшләмәвен ачыкладым. Даруханәдә товарны кабул итмәделәр, медицина товарларын кире кайтарып, алмаштырып булмый, дип сылтама ясадылар. Кулланучы сатып алынган товарны алыштыра яки акчаны кире кайтара аламы?
Белгеч тарафыннан түбәндәгечә аңлатма бирелде:
- Кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, Законның 18 статьясының 1 пункты нигезендә, шул ук маркалы, модель яки артикулдагы товарга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Шулай ук 21нче маддәнең 1нче пункт нигезендә сатып алучыга әлеге таләпне кулланучыга тапшырган көннән алып 7 көн эчендә товарны алыштырырга бурычлы. Теш щеткасы эшләмәгәнлектән, товар тиешле сыйфатта түгел дип таныла һәм товарның медицина товарлары исемлегенә керүенә сылтама - законлы түгел.
Бу хәл кулланучы файдасына хәл ителде. Аңлату чаралары йомгаклары буенча кулланучыга сыйфатсыз товарны шундый ук сыйфатлы товарга алмаштыру үткәрелде.