Кизү тору барышында кызыклы сорау килде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сәүдә комплексында чираттагы кизү тору барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә кызыклы сорау килде:

- Әбиемә сенсорлы экранлы кесә телефоны сатып алдым, тик, кызганычка каршы, ул аннан файдалана алмады, берничек тә килеп чыкмый. Товар кулланылмаган, ярлыклары, тартмасы, документлар һәм хәтта экрандагы пленкасы да сакланган. Сәүдә объектына аны алмашу өчен мөрәҗәгать иттем, миңа товар техник яктан катлаулы дип сылтау итеп, аны кире алудан баш тарттылар. Телефонның гарантия вакыты - 6 ай. Сәүдә объекты хаклымы?

Кулланучыга түбәндәге эчтәлекле консультация бирелде:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә, сатып алучыга туры килмәгән һәм гарантия срогы бер елдан да ким булмаган техник яктан катлаулы сыйфатлы товар, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International