ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә йомгаклау киңәшмәсе булды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе 2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспенциясенең юнәлешле векторы булып «Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл картасы» һәм «Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләре җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү буенча юл картасы», шулай ук күрше төбәкләр һәм аз халык яши торган ерак авылларда легаль алкоголь продукциясен тәэмин итүнең адреслы программалары кала.

2022 елда безгә контроль-инспекция функцияләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән чикләүләр шартларында тормышка ашырырга туры килде. Планлы һәм планнан тыш тикшерү чаралары тулысынча диярлек бетерелде, ә административ хокук бозулар турында эш кузгату процедурасы шактый катлауланды.

Төп басым, барлык федераль һәм республика контроль органнары кебек үк, профилактик чараларга – профилактик визитлар һәм ачык тыңлауларга, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан итүгә юнәлдерелгән иде.

Бүгенге көндә алкоголь базарында ваклап сату Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының структур бүлекчәләре белән берлектә контроль чаралар үткәрү максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле корал булып тора.

Югарыда күрсәтелгән чикләүләр 2023 елга да озайтылды.

Гадәттәгечә, республика территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуга һәм аның әйләнешен контрольдә тотуга аерым игътибар бирелде. Әлеге юнәлештәге эшнең әһәмияте бюджетка әлеге продукцияне җитештерүдән һәм сатудан кергән акцизларның зур күләменә бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә, республикада төп сыра җитештерүчеләребезгә ярдәм йөзеннән гадәти булмаган чаралар күрелә һәм сыра базарында легаль булмаган әйләнешкә каршы тору буенча актив эш алып барыла.

БДМСка продукция җитештерү һәм аның әйләнеше турындагы мәгълүматларны теркәп, сыра кегларын маркировкалау буенча Республика пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Хәзерге вакытта экспериментта 130дан артык республика һәм Россия җитештерүче предприятиеләре катнаша.

76 предприятие махсус маркалар әзерләүгә «Гознак» белән килешүләр төзегән. Аларга барлыгы 3,4 миллионга якын марка җибәрелгән.

Маркалы продукцияне 65 җитештерүче предприятие тутырган.

Хәзерге вакытта без барлык сәүдә объектларында диярлек маркалы сыра гына сатуга ирештек.

Күрше төбәкләр белән чиктәш территорияләрдәге сәүдә объектларын һәм аз халык яшәгән авылларны легаль алкогольле продукция белән тәэмин итү актуаль проблема булып кала.

Шуңа бәйле рәвештә, Татспиртпром продукциясен китерүнең стимуллаштыручы шартлары булган (халык саны аз булган һәм чик буе пунктлары буенча) адреслы программага зур игътибар бирелде. Бүгенге көнгә программада 400гә якын сәүдә объекты катнаша, аларда эконом-сегмент аракы минималь бәядән сатыла. Быел без адреслы программа сыра продукциясен кертергә планлаштырабыз.

2022 елда «Татспиртпром» АҖ филиаллары тарафыннан 3,8 млн декалитр спирт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда үсеш 8% ка арткан.

Аракы 9,3 млн декалитр җитештерелгән, бу 2021 ел күләменнән 13% ка күбрәк.

Татспиртпром брендлары Россиядә һәм чит илләрдә дә коела. Әйтик, узган ел ахырында Татспиртпром Россия җитештерүчеләренең беренчесе булып Беларусь Республикасында «TUNDRA» флагман бренды производствосын эшләтеп җибәрде. Планда - Әзербайҗан һәм Казахстан.

Республикада җитештерелә торган алкогольле продукциянең сыйфаты элеккечә үк Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Без 1,8 миллионга якын декалитр этил спирты һәм республика җитештергән алкогольле әйберләр, шулай ук алкогольле продукция җитештерү өчен кертелгән спиртлы чимал тикшердек. Тикшерелгән барлык продукция билгеләнгән таләпләргә туры килә дип табылды.

Сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүчеләр турында сөйләгәндә, 2022 елда җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә калды («Инбев - Эфес» Казан филиалы буенча 101%, «Белый Кремль» заводы буенча 100%, «Болгарпиво» буенча 93%).

Шулай итеп, 2022 елда республика буенча тулаем алганда 55 миллион декалитр сыра җитештерелгән.

2023 елга безнең бурыч - республика җитештерүчеләрен сыра базарында актив рәвештә алга җибәрү һәм, «Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләре җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү буенча юл картасы» нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау, шул исәптән БДМСга кергән продукциянең маркировкасын һәм исәбен күзәтү чаралары буенча да.

Базарны сыйфатсыз алкоголь продукциясеннән саклау буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып республикада 1996 елда төзелгән һәм республикада җитештерелә торган һәм аның территориясенә кертелә торган алкогольле продукциянең һәр партиясен даими камилләштерелә торган Ирекле тикшерү системасы кала.

2022 елда Татарстан Республикасы территориясенә кертелә торган алкогольле продукция сыйфатын ирекле тикшерү системасында 9 фирма һәм 6 бәйсез лаборатория, шул исәптән безнең эксперт үзәге катнашты.

Ел дәвамында 11 меңгә якын исемдәге 3,5 миллион декалитр алкогольле продукция кертелде һәм тикшерелде. 80 мең декалитр яки тикшерелгән продукциянең 2,3% ы яраксызга чыгарылган.

Узган ел Дәүләт алкоголь инспекциясе контрольлек итүче органнар өчен «Мобиль инспектор» пилот проектында катнашты.

Контроль чараларга яңа методикаларны һәм алымнарны үзләштерү - агымдагы елга безнең бурыч.

Алкоголь базарында ваклап сату Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең структур бүлекчәләре белән берлектә контроль буенча чаралар үткәрү максималь нәтиҗәле корал булып тора. 2022 елда бу юнәлештә Дәүләт алкоголь инспекциясе структурасында оештырылган территориаль органнар белән берлектә актив эшләде. Ел дәвамында барлыгы 54 зур уртак чара үткәрелде (2021 елда - 27).

Үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе – 170 мең литр чамасы спирт, алкоголь суррогатларын һәм самогонны (2021 елда - 160 мең литр) законсыз әйләнештән алу. Шул ук вакытта 53 кеше административ җаваплылыкка, 17 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Лицензияләү Турында.

Лицензияләү процедурасын камилләштерү максатларында, 2022 елда циффрлы трансформация программасын гамәлгә ашыру кысаларында, хезмәт электрон рәвешкә күчерелде һәм КФҮнең барлык пунктларында гына түгел, ә дәүләт хезмәтләренең республика һәм федераль порталларында да күрсәтелә. Икенче яртыеллыктан гомуми гаризалар санында дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша күрсәтелгән лицензияләү хезмәтенең чагыштырма күләме дәүләт органы эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең индикатив күрсәткече булып тора. 2023 елда дәүләт хезмәтләренең электрон рәвештә чагыштырма күләме 60% тан да ким булмаска тиеш.

2022 елда алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләрне бирү, озайту һәм яңадан рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте барлыгы 786 тапкыр күрсәтелгән.

Лицензияләү хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча республика бюджетына 25,1 миллион сум күләмендә дәүләт пошлинасы керде. Сумма зур түгел чөнки инде ике ел дәвамында Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча гамәлдәге лицензияләр түләүсез, автомат рәвештә озайтыла.

Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензияләрне бирүгә һәм яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны караган вакытта 26 сәүдә объекты буенча лицензия таләпләрен һәм шартларын төрле бозуларга бәйле рәвештә баш тарту турында 4 карар чыгарды.

Инспекциянең эшчәнлек өлкәсе алкоголь базары белән генә чикләнми һәм республиканың бөтен куллану товарлары һәм хезмәтләре базарына кагыла.

Кулланучылар базарындагы бәя ситуациясен даими анализлауны тәэмин итү максатларында, шулай ук социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру максатларында азык-төлек товарларының 24 төре буенча бәяләргә мониторинг үткәрелә. Икътисади санкцияләр шартларында бу эш көчәйтелде: айга 1 тапкыр үткәрелә торган мониторинг хәзер атна саен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International