Нурлат шәһәренең «Икмәк пешерү» кибетендә он эшләнмәләренә дегустация ясалды.
Дегустациядә Кукмара товар җитештерүчесе ИП Газизова Р. А һәм Нурлат «Мякиш» пекарнясыннан «Маковый» пирогы тәкъдим ителде. «Мякиш» пекарнясы 2013 елдан икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә.
Дегустация барышында кулланучылар продукцияне татып карый һәм аның сыйфаты турында үз фикерләрен әйтә алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары тәкъдим итте.