Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгечләре ТР Нурлат муниципаль районы КФҮдә гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация бирделәр.
Чараның төп максаты - мәгълүмат бирү аша халыкның белемен арттыру.
Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларына, дәгъвалар бирү тәртибенә һәм аларны карау срокларына аңлатмалар бирелде. Барлык гражданнарга кулланучылар өчен брошюралар, белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.