«Коопторг» җитештерү берләшмәсенең «Перекресток» кибетендә профилактик чаралар үткәрелде

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Алексеевск районында кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге сакланган. «Коопторг» кулланучылар җәмгыятенең, районның 45 торак пунктына хезмәт күрсәтә торган киң сәүдә челтәре бар.

Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына мониторинг уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Коопторг» җитештерү берләшмәсе кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-уку уздырылды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан үткәрелде һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатып алу, сыйфатсыз товарларны кире кайтару белән бәйле вакыйгаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтелде. Гражданнарга хуҗалык итүче субъектларга дәгъвалар белән мөрәҗәгатьләрнең тәртибе һәм формасы аңлатылды.

Чара барышында товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына, товарлар ассортиментын киңәйтүгә игътибар бирелде. Катнашучыларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сатуга куя торган закон таләпләре, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде.

Барлык теләүчеләргә кулланучылар өчен брошюралар һәм белешмәләр тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International