Балык Бистәсе районында профилактик чаралар үткәрелде

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында семинарлар сериясен үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Кизү тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү таләпләре аңлатылды.

Шулай ук, хезмәткәр социаль әһәмияткә ия товарларга мониторинг үткәрде-супермаркетлар мегаполис халкы өчен гадәти күренеш булса, авылда берничә авыл кибете генә бар, аларга азык – төлек һәм башка товарлар сатып алу өчен кулланучылар мөрәҗәгать итә. Тәкъдим ителгән продукция ассортиментының киңлеге генә түгел, бәяләр дә мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктларына бәяләргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International