Кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре укыту чаралары уздыра, шулай ук сәүдә оешмалары вәкилләренә консультацияләр бирә.
Консультация сорап безгә Түбән Кама шәһәренең электроника һәм көнкүреш техникасы кибетләренең берсенең менеджеры мөрәҗәгать итте:
- Кулланучы телевизор сатып алды. Соңрак кибеткә мөрәҗәгать иттеләр, чөнки алар өйдә телевизорны тартмадан алгач, дисплейда җитешсезлек булганын ачыклаганнар. Мондый хәлдә нишләргә?
Белгечләр, беренче чиратта, кулланучылар таләбе буенча көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сатучы затның товарның комплектлылыгын, тиешле документларның булуын, бәянең дөреслеген тикшерү кирәклеген («Ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләрен раслау турында» РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карарының 39 пункты) искә төшерделәр.
- Кызганычка каршы, әгәр кулланучы товарны кабул итәр алдыннан аны тикшермәсә, телевизорның аны алуга кадәр ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы тикшерү башкарылган документка имза сала, димәк дәгъвалары юк. Аны кабул итәр алдыннан тышкы яктан товарны тикшерү - ул сатып алучыга тулы бер товар сатып алуы гарантиясе булып тора.